Әтнә районында - күчмә чаралар

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

       2015 елның 10 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре хосусый эшмәкәр А.М.Алиевага карата товарларның аерым төрләрен ваклап сатканда мәҗбүри таләпләрне,  “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел,  №2300-1 Законы таләпләрен  үтәүгә контрольлек итү максатыннан планлы күчмә тикшерү үткәрде.

Шул ук көнне Әтнә районының Исләйтар авылында урнашкан хосусый эшмәкәр А.М.Алиева һәм “Илсөя” ҖЧҖ кибетләре сатучылары өчен укыту-өйрәтү характерындагы семинарлар уздырылды.

       Әлеге чараларда, куллану базарында закон бозуларны кисәтү һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан чыгып, халыкның һәм кече эшмәкәрлек субъектларының  хокукый аң-белемнәрен үстерү игътибар үзәгенә алынды. Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүматларның күрсәтелергә, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләренең ничек тутырылырга тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүенең нинди документларда раслануы, авырлыкны үлчәү җайланамасының тикшерелгән булу, товарны саклау срокларын үтәү зарурилыгы, теге яки бу бозулар өчен җаваплылык, тикшерүләр үткәрелгәндә хуҗалык итүче субъектның хокуклары турында аңлатып үтелде.

         Күчмә чаралар бик нәтиҗәле, чараларда катнашучыларны канәгатьләндерерлек булып чыкты. Шул хосусый эшмәкәрнең генә кәефе кырылгандыр, мөгаен. Ник дигәндә, планлы тикшерү вакытында кибетендә кимчелекләргә юл куелуы ачыкланды бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International