Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының IX утырышы узды

2015 елның 12 июне, җомга

2015 елның 11 июнендә Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының IX утырышы үткәрелдеУтырышны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Әкъдәс Шакиров уздырды. Чарада авыл җирлекләре башлыклары, башкарма комитетның бүлекләре начальниклары, оешмалар җитәкчеләре, мәктәп директорлары, хосусый эшмәкәрләр катнашты.

Утырышта күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе:

районның сәүдә нокталарында алкогольле продукцияне сатуның барышы һәм 2015 елның 5 ае йомгаклары буенча спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү чаралары турында булды. Бу мәсьәлә буенча Түбән Кама территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгече  Лилия Мортазина чыгыш ясады. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының “Чирмешән” муниципальара бүлеге полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары  Вячеслав Яковлев үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Моннан тыш районның кулланучылар җәмгыяте рәисе Әбүзәр Мортазин хәмер продукциясен сату турында хисап тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International