Кереп чык

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

 Менделеев шәһәренең үзәк урамнарындагы берсендә элеккеге «Сластела» кибете алтактасында «Заходи» дигән ымсындыргыч  сүзләр урын алган хәзер.

Биредә азык-төлектән һәм рәсми төстә бирелгән лицензия буенча сатыла торган хәмер продукциясеннән тыш, «фанфурик»лар да алырга була. Сатучылар “үзләренең контингентын” бер карауда ук таный. Ассортментта  савыты 20 сумнан «Чистый», «Березовые почки», «Хлебный люкс» дигән косметика лосьоннары бар.

Кулланучы гаризасы буенча Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган планнан тыш күчмә тикшерү үткәрү барышында әлеге продукциянең товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрендә билгеләнгән тиешле документларсыз гына сатылуы ачыкланды. Моннан тыш  саклау вакыты чыккан, гомуми бәясе 1300 сумга якын колбаса ризыкларының сатудан алынмыйча ятуы билгеле булды. Әйтик,  «Русская» пешерелгән колбасасында (саклау вакыты – 20 көн), җитештерү датасы  26.02.2015 ел, дип күрсәтелүгә карамастан, ризыкның әле һаман кибет киштәсендә аунап ятуы күзгә чалынды.

Әлеге кибет җитәкчесе район хакимиятенә чакыртып алынды. Тикшерү материаллары “Роспотребнадзор” идарәсенең территориаль бүлегенә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International