Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе белән очрашачак

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

Татарстан  Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко 16 июнь көнне Казанда “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” дигән проект кысаларында эшмәкәрләр белән очрашу үткәрә. Очрашуны Татарстанның  бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов оештыра.

Эшмәкәрләр Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенә  22.00 сәгатьтән соң хәмер сатуга контрольлек итү, «рюмочная»ларга һәм контрафакт хәмергә каршы көрәш турында сораулар бирәчәк, шулай ук әле күптән түгел генә республикада тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлекләрне сатуга тыю кертелү мәсьәләсе буенча фикер алышачак, дип яза  “Элита Татарстана” журналы.

Очрашу «Рамада» кунакханәсендә (адресы: Чернышевский ур.,  39) уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International