Акча эшләргә уйлаганнар

2015 елның 13 июне, шимбә

Кукмара авылларында милли Сабантуй бәйрәмендә район хакимияте карары белән хәмер эчемлекләрен сату тыелган иде.  Тик бәйрәмдә хәмер сатып акча эшләргә ниятләүчеләр дә булды. 5-7 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы белгеченең полиция хезмәткәрләре белән уртак рейдлары барышында Сабантуй вакытында аракыны законсыз сатуның ике очрагы ачыкланды:

5 июньдә Кенәбаш авылында Казанда яшәүче А.Р.Аптукованың Казахстан Республикасында җитештерелгән «Парламент» аракысын сатуы билгеләнде. Нәтиҗәдә 7,5 литр күләмендә легаль булмаган продукция законсыз әйләнештән алынды.

7 июнь көнне Вахитов авылында Киров өлкәсендә яшәүче Т.Н. Поткинаның Казахстан Республикасында җитештерелгән «Кристалл», «Парламент», «Престиж» аракыларын сатуы ачыкланды. Бу юлы легаль булмаган 24,5 литр продукция законсыз әйләнештән алынды.

Моннан тыш 5 июньдә  Люга – Лесхоз юлында Р.Г. Вәлиуллинның үз машинасында товарны озату документларына ия булмаган килеш кенә хәмер продукциясен, тәгаенләп әйткәндә, «Граф ледофф» аракысын ташу факты билгеләнде.

Закон бозуның барлык очраклары буенча административ тикшерүләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International