Хәмерне законсыз саткан

2015 елның 14 июне, якшәмбе

2015 елның 9 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре  “Кайнар линия” аша алынган мәгълүматлар буенча хосусый эшмәкәр Е.В.Наумова кибетенә (адресы: ТР, Зеленодол районы, Ильинское авылы) килеп, алкогольле продукцияне ваклап сатуга тиешле лицензиясе, хәмерне җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслый торган товарны озату документлары булмаган килеш кенә хәмер сату фактын ачыклады. Әлеге продукция, бәя белешмәлекләре белән, кибет киштәсенә урнаштырылган иде. Эшмәкәр  РФ КоАП  14.1ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзүгә чакырылды. Тикшерү барышында барлыгы 6,25л күләмендә хәмер продукциясе сатудан алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International