“Золотая курочка” һәм “Сибирская корона”

2015 елның 16 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре сәүдә предприятиеләренең алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне ни рәвешле үтәүләренә даими рәвештә мониторинг үткәреп килә. Тик, ни кызганыч, иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә хәмер сатуны тыю еш кына үтәлми шул. Мәсәлән, 6 июнь көнне Чистай шәһәрендә “Золотая курочка” кибетендә тиешсез вакытта “Сибирская корона” сырасын сатып җибәрү факты билгеләнде. Кибет сатучысы, гамәлдәге законны бозуын да абайламыйча, 9 сәгать 17 минутта таныш булмаган бер кызга бәясе 60 сумнан 0,5 литрлы бер шешә сыра сатты.

Хәзерге вакытта тикшерү материалы тиешле ведомствога карап тикшерүгә җибәрелде. Товарның хуҗасы – хосусый эшмәкәрне кибет сатучысының җавапсызлыгы өчен административ җаваплылык көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International