Дәүләт алкоголь инспекциясе полиция белән яный

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Очрашу 2015 елның 18 июнендә гамәлгә керәчәк ТР яңа законына (торак йортлар бүлмәләрендә хәмерне (шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен,  сидр, пуаре, медовуханы кертеп) ваклап сатуны тыйган) багышлап үткәрелде. Хәзер торак йортларда сәүдә нокталарына ия булучы кайбер эшмәкәрләргә сәүдә урыннарын алыштырырга туры киләчәк. Чарада хәмерне (шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен,  сидр, пуаре, медовуха) ваклап сатуны тыю шартлары санап үтелде. Игорь Марченко әйтүенчә, әлеге закон күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне көне-төне хәмер чөмерүче сәрхушләрдән коткару һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатында   эшләнгән.

Көн кадагына суга торган тема буенча фикер алышуда катнашучылар шуның кадәр күп иде, хәтта ки оештыручыларга залда өстәмә урындыклар хәстәрен күрергә туры килде. Сәгать ярым эчендә барлыгы 30 дан артыграк сорау бирелде. «Компания СБР» ҖЧҖ генераль директоры Олег Даниловны, яңа закон “яшәешләрен” тыя икән, торак йортлардагы барларны нишләтергә соң, дигән сорау кызыксындырды. Марченко белдергәнчә, әлеге проблеманы хәл кылуның ике төрле юлы бар: бизнесны ябу яки “Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү” ГОСТы нигезендә кафе яки ресторанга “әверелү”.  ГОСТ нигезендә кафе яки ресторанда утырып ашау урыннары, кайнар һәм салкын ризыклар әзерләү бүлмәләре, меню, картасы һ.б булдырылырга тиеш.

Лицензия бирүне сузу – бизнесның иң “авырткан” җире әнә шул. Залда утыручы күпләр хәмергә лицензия рәсмиләштерү срокларыннан канәгатьсез булуларын белдерде. «Ариба Пицца» пиццерие хуҗасы Алексей Чугунов раславынча, эшмәкәрләргә, 30 көннән соң килегез, диләр. Әмма хәмергә лицензияләр буенча баш кеше  - Игорь Марченко әйтүенчә, регламент буенча гаризаны карау һәм аның нигезендә карар кабул итү срогы 15 көннән артмаска тиеш. Очрашу йомгаклары буенча лицензия бирү срокларын сузу проблемасына юлыккан барча кешедән, Игорь Марченко шәхсән үзе алкоголь инспекциясе ягыннан срокларның үтәлмәвенең һәр конкрет очрагын карый алсын өчен, оештыручыларга мөрәҗәгать итүләре соралды.

Чарада катнашучыларны, янәшәсендә көтмәгәндә генә автомәктәпләр, балалар бакчалары һ.б ачылган очракта хәмер продукциясен сата торган җәмәгать туклануы оешмасына нишләргә, дигән сорау да кызыксындырды. Бу проблеманы хәл кылу өчен бизнес урынын күчерергә яки арендага биреп торучы белән килешергә кирәк, дигән җавап ишетелде. “Мәйдан” җитештерү-коммерция фирмасы генераль директоры  Мария Горшунова бу җәһәттән хакимият органнарына  “кем беренче өлгергән - шул” кагыйдәсе буенча (ягъни  алкогольле продукция дә сатучы оешма бүлмәне, әйтик, автомәктәпкә караганда алданрак арендага алган икән, автомәктәп башка урын сайларга һәм, киресенчә, автомәктәп алданрак “килсә, тегесе китәргә тиеш) законга төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. Тимур Ногманов эшмәкәрләргә бу мәсьәләдә уйлашырга вәгъдә бирде.

Составында хәмер булган бик кечкенә савыттагы легаль «фанфурик”лар (аптека төнәтмәләре, ислемайлар һ.б.) проблемасы фикер алышуның тагын бер мөһим темасына әйләнде. Игорь Марченко әйтүенчә, легаль хәмер продукциясен сату динамикасы кими, ә контрафакт продукция, шул исәптән “фанфурик” ларны сату күләмнәре артканнан-арта. “5 ай эчендә агулану очраклары 600 гә җитте, шул исәптән 161 кеше үлде. Суррогат кулланудан агуланып үлүчеләр саны 2014 елдагы белән чагыштырганда 1,5 тапкырга артты. Легаль аракы сату  2012 елдагыга караганда 36% ка кимеде. Шуның нибары  2-3% ы гына хәмер куллануны киметү һәм яшьләрне сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү буенча дәүләт сәясәтенә бәйле. Хәмер чөмерүчеләр акчалары булмау сәбәпле суррогатлар куллануга күчте, ә мондый эчемлекләр иртәме-соңмы үлемгә китерергә мөмкин,”  - дигән фикерен җиткерде Марченко.

 Мәгълүм булганча, Рөстәм Миңнеханов, “фанфурик”лар сатуны тыю мәсьәләсен закон нигезендә җайга салу өчен, РФ Хөкүмәтенә шәхсән үзе мөрәҗәгать иткән. “Бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл кылынган арада эшмәкәрләр “үлем белән” сәүдә итүләрен дәвам итә”, - дип белдерде Марченко.

«Лига-М» фирмасы ҖЧҖ генераль директоры Лилия Кубасова, 20 елга якын үземнең ашамлыклар кибете эшләп килгән шул ук урында «Арыш мае» ваклап сату челтәре үзенең ноктасын ачты, дип зарланды. Шулай итеп, Кубасова алкостор тәкъдим иткән көндәшлеккә канәгатьсезлеген белдерде. Тик, Марченко сүзләренә караганда, хәмер продукциясе базарында көндәшлек закон нигезендә җайга салынмый, һәм бу өлкәдә “сәламәт” көндәшлек кенә хәмер базарында контрафакта каршы көрәшүгә ярдәм итәчәк.

 «Реальное время» «Арыш мае» «анасы» - «Татспиртпром» компаниясенә яңа законны үтәү җәһәтеннән аңлатма бирүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Генераль директорның мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары  Ринат Билалов үзенең рәсми аңлатмасында болай диде:

- «Арыш Мае» челтәре гамәлдәге законнар кысаларында эшли. Законда ишегалды ягында урнашкан кибетләр турында сүз бара. Безнең челтәрнең андый кибетләре юк. Бүгенгә «Арыш Мае» челтәренең бөтен Татарстан буенча  - 267 һәм Казанда 19 сәүдә ноктасы бар.  Казандагы 5 кибетебез закон таләпләренә туры килә: алар ишегалды ягында урнашмаган.

Игорь Марченко  «Реальное время» хәбәрчесенең, торак йортларның беренче катларында ишегалды ягында урнашкан кибетләр хуҗаларына карата нинди чаралар күреләчәк, дигән соравына болай дип җавап бирде:

- Барлык алкосторларга да әлеге закон проектының якындагы көннәрдә гамәлгә кертелүе турында белдерү кәгазьләре җибәрелде. Закон үз көченә кергәч, әлеге кибетләрнең эшчәнлеген туктату турында мәсьәлә хокук саклау органнары белән берлектә хәл ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International