13 июнь көнне Түбән Камада Сабантуй гөрләде. Түбән Каманың 50 нче – юбилей Сабантуе булды бу. Күңел ачулар, гадәттәгечә, «Ильинка»да башланып китте. Кунакларны 500 кг(!) авырлыктагы чәк-чәк белән каршы алдылар. Барлыгы 10 000 кешегә җитте ул.
Сабантуй көннәрендә Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Түбән Камада спиртлы эчемлекләр сатуны чикләү гамәлдә булды. Түбән Камадагы Сабантуйда барлык 41 сәүдә ноктасына фәкать сыра гына сатарга (анысын да стаканга салып кына) тәкъдим ителде. Закон бозуга юл куелмасын өчен Түбән Кама территориаль органы белгечләреннән һәм полиция хезмәткәрләреннән торган мобиль төркем эшләде. Әйтергә кирәк, закон бозу очраклары ачыкланмады.
Безнең белешмә: Сабантуй мәйданчыкларында хәмер куллану РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 20.20 статьясына “эләгә”. Әлеге статьяда җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен штраф күздә тотылган. Балигъ булмаган үсмернең хәмер куллануы ачыкланган очракта аның әти-әнисен, шулай ук үсмерне исертүдә катнашкан затларны да җәза чаралары көтә.