Усад спирт заводына “сәяхәт”

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

16 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, спирт җитештерүнең технологик процесслары белән танышу максатыннан чыгып, «Татспиртпром» ААҖнең Усад авылындагы яңа спирт заводына “сәяхәт” кылды. Завод цехлары буенча экскурсияне «Татспиртпром» ААҖ баш инженеры Е.М. Юркевич үткәрде.

Хезмәткәрләребез заводта технологик процессларның бөтен нечкәлекләре белән танышып, спиртны технологик җитештерү серләренә төшенде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләрен әзер продукциянең иминлеген һәм сакланылышын тәэмин итү мәсьәләләре кызыксындырды. Шушы һәм башка сорауларга «Татспиртпром» ААҖ баш инженеры  Е.М. Юркевич, «Татспиртпром» ААҖ генераль директорының мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары  Р.В. Билалов, Усад спирт заводы хезмәткәрләре тулы һәм төпле җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International