Бүген Татарстанда торак йортларда урнашкан барлык барлар ябыла

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Бүген, 17 июньдә, торак йортларда урнашкан барларга хәмер сатуны тыйган закон үз көченә керә, дип хәбәр итә kazanfirst.ru порталы. Закон республикабыздагы  шундый 300 оешмага кагыла.

Шул ук вакытта торак йортның беренче катында яки аның янкормасында урнашкан  һәр барда прокурор тикшерүе үткәреләчәк.  Оешмасының профилен үзгәртмәгәннәр суд хөкеменә эләгәчәк, лицензияләре дә юкка чыгарылачак. Шуны истә тотып, эшмәкәрләр үзләренең барларын кафе яки рестораннарга (закон аларга кагылмый) әйләндерергә җыена.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре 18 июньдә барларга рейдларын башлап җибәрәчәк. Ремонт ясый башлаган бар хуҗаларына “үзгәртеп кору” өчен бер ай вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә аларның эшчәнлеге туктатылып торырга тиеш.

Үз көченә кереп килүче законның халыкны барларга йөри торган эчкечеләрнең шау-шуыннан коткаруы күздә тотыла. Ул шулай ук мондый оешмаларда сәламәтлеккә зыян салу ихтималы булган эчемлекләр сатуны юкка чыгаруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International