Татарстан эшмәкәрләре “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе белән очрашты. Очрашуда 60 эшмәкәр катнашты. Алар лицензияләр алу системасын яңарту, хәмерне законсыз сатуга контрольлек итү, “чәркәханә”ләргә каршы көрәшү, Дәүләт алкоголь инспекциясенең салым органнары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча сораулар бирде. Эшмәкәрләр әйтүенчә, лицензияне алуның чынбарлыктагы сроклары законда игълан ителгән сроклардан артып китә. Бизнес-омбудсмен Тимур Ногманов бу җәһәттән барлык шикаятьләрне дә карарга вәгъдә итте. Республика колачындагы проблемага да кагылып үтелде: узган елда Татарстанда 300 мең литр күләмендә законсыз хәмер продукциясе хуҗаларыннан алынган. Бөтен Идел буе федераль округында хуҗаларыннан алынган легаль булмаган хәмернең 60% ы дигән сүз бу. Барларда хәмер сатуны чикләү турындагы мәсьәлә дә игътибардан читтә калмады: 2015 елның мартында торак йортларның беренче катларында яки аларның янкормаларында урнашкан оешмаларда хәмер сатуны тыю турында закон чыгарылды. Закон бары тик ресторан һәм кафеларга гына кагылмый. Шул сәбәпле бик күп барлар кафеларга әйләнеп калырга (аларга кайнар ризык әзерләү бурычы йөкләнә) яки базардан китәргә тиеш булачак. Закон 18 июньнән үз көченә керә. Игорь Марченко яңа шартларга ияләшү өчен бер ай биреләчәген һәм бу чорда тикшерүләр үткәрелмәячәген вәгъдә итте.