Баулыда тагын “кармак”ка эләктерделәр

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

 2015 елның 12 июнендә ЮХИДИ хезмәткәрләре Казан – Оренбург юлының 347 нче чакрымында Ставрополь краенда яшәүче берәү “иярләгән” Мерседес Бенц машинасын туктатып тикшерде. Тикшерү барышында автомобиль салонында федераль маркасы булмаган хәмер продукциясе, тәгаенләп әйткәндә, "Кагор  Соборный" виноград шәрабе табылды. Нәтиҗәдә 50 шәр литрлы 13 баллон, 25 әр литрлы 3 баллон һәм 100 литрлы 1 мичкә шәраб хуҗасыннан алынды. Әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International