Әлмәттә – киңәйтелгән киңәшмә

2015 елның 19 июне, җомга

Татарстанда легаль хәмер продукциясен сату күләмнәре кими. Шул ук вакытта контрафакт хәмер, аерым алганда, “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы сыекча сату очраклары арта. Сыекча составында спирт микъдарының югары булуы һәм очсызлыгы   аз керемле кайбер гражданнарыбызны мөкиббән китерә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе  Игорь Марченко 18 июньдә Әлмәт муниципаль районының хәмер базарындагы вәзгыятькә һәм агымдагы елның 5 айлык йомгакларына багышланган утырышта әнә шундый мәгълүматлар китерде.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин әлеге мәсьәләнең җитдилеген билгеләп үтте. Ул шәһәр һәм районның сәүдә нокталарында легаль хәмер сатуда кимчелекләрнең барлыгын да әйтте.

- Хуҗаларыннан алынган легаль булмаган хәмер күләмнәре спиртлы продукция куллануның кимемәвен раслый. “Идән асты”ннан контрафакт хәмер сату фактлары үз вакытында һәм кичекмәстән ачыкланырга тиеш. Бу мәсьәләдә авыл җирлекләре башлыкларының активлык күрсәтүләре кирәк”, - дип басым ясап әйтте ул.

Игорь Марченко быелның биш аенда Татарстанда яшәүче 600ләп кешенең сыйфатсыз хәмер кулланудан агулануы, 161енең якты дөнья белән хушлашуы турында хәбәр итте. “Үсеш - 1,5 тапкырдан күбрәк. Узган елның шушы ук чорында агуланучылар саны 10га гына ким булса, үлем-китем очраклары 108 генә иде, быел легаль булмаган хәмер кулланудан үлүчеләр саны 53 кә артты”, - дип искәртте Марченко. 2012 елның биш аендагы белән чагыштырганда, хәмер 36 процентка кимрәк сатылган. Узган елда республикада җан башына 9 литрдан аз гына күбрәк аракы һәм 60 литр чамасы сыра (монысы да – җан башына) сатылган.

- Кемнәрнеңдер безнең кешеләребезне агулаулары белән килешергә хакыбыз юк. Авыл җирлегендә контрафакт хәмер сату очраклары турында җәмәгатьчелекнең хәбәр бирү системасын җайга салырга кирәк. Мондый һәрбер очракны теркәп, закон нигезендә чаралар күрергә кирәк, - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин, киңәшмәгә йомгак ясап.    
Территориаль орган начальнигы  М. Михеева районда хәмер базарындагы вәзгыять турында хисап тотты. Утырыш барышында Әлмәт район кулланучылар берлеге, “Роспотребнадзор” идарәсе территориаль органы, эчке эшләр бүлеге вәкилләре һ.б. чыгыш ясады. Эшмәкәрләр исә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенә һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенә сораулар бирде. Лицензияләүгә,  22:00дән соң хәмер сатуны контрольдә тотуга, тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлекләрне сатуны тыюга кагылышлы һ.б темаларга кагылып үтелде. Стационар булмаган җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, кафе, рестораннардан тыш, күп фатирлы торак йортларда урнашкан җәмәгать туклануы нокталарында хәмер продукциясен сатуны тулысынча тыю турында республика законы да игътибардан читтә калмады. Игорь Марченко үзенең чыгышында әлеге законның  иң элек күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне сәрхушләрнең шау-шуыннан коткару максатында кабул ителүен билгеләп үтте.

 Марченко шулай ук эшмәкәрләрне борчыган барлык мәсьәләләрнең (аерым алганда, алкогольле продукцияне сатуга лицензияләр алу сроклары буенча) игътибар үзәгенә алыначагын да вәгъдә итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International