Россиядә “чәркәханәләргә” каршы закон үз көченә керде. Аның нигезендә торак йортларда һәм ишегалларында урнашкан барларда, кафе һәм рестораннарда эчәргә ярамый. Мондый урыннарга йөрүчеләрнең шау-шуыннан туйган шәһәр халкы әлеге законны хуплый. Түбән Камада «Бар на углу» әнә шушы яңа законны кабул итүдән зыян күрүчеләрнең берсенә әйләнде. Химиклар проспектындагы 90 нчы йортта урнашкан ул. Барны әле шушы көннәрдә генә яптылар. Дәүләт алкоголь инспекциясе бар хуҗасына кафега “әйләнүне” тәкъдим иткән иде. Тик моның өчен җәмәгать туклануы оешмасына килүчеләргә киенү-чишенү бүлмәсе ясарга, кухнясын тиешле җиһазлар белән тәэмин итәргә кирәк. Әлбәттә инде, боларның барысы да шактый ук күләмдә акча сорый. Моннан өч ай элегрәк кенә кайбер күңел ачу урыннарында хәмер сатуны чикләү һәм тыю турында законның үз көченә кергәнлеген дә искә төшерик.
Дәүләт алкоголь инспекциясе шундый кайбер оешмаларга күрсәтмәләр дә чыгарды инде. «Жемчужина» рестораны да исемлеккә эләкте. Өй ай элегрәк аның ассортиментында бөтен хәмер продукциясе бар иде. Хәзер исә сатуда – фәкать сыра гына. Тик ресторан хуҗалары, табышны югалтмас өчен бер хәйлә уйлап тапкан – кешеләргә үзләре белән хәмер алып килүне рөхсәт иткән. Әмма бер шарт белән – кибеттән алынган товар чегын күрсәтеп. «Галина» кафесы да шундый ук принцип буенча эшли. Кафе торак йортта урнашкан, хәмер сатуга лицензиясе дә юк. Базар комплексының кайбер эшмәкәрләре дә авыр хәлдә калган.
Хәзер стационар булмаган җәмәгать туклануы оешмаларында сыра салып бирергә һәм сатарга ярамый. Дөрес, НТР хәбәрчесе кечкенә генә эксперимент үткәреп, биредә барыбер сыра сатуны дәвам итүләрен ачыклады. Законны бозган өчен штраф күләме шактый ук зур: физик затларга - 10 нан 15 мең сумга кадәр булса, юридик затларга - 200 меңнән 300 мең сумга кадәр. Тик җәмәгать туклануы оешмалары хуҗаларына әлегә мондый кырыс чаралар күрелмәячәк: Дәүләт алкоголь инспекциясе бар һәм рестораннарны яңа законга җайлаштыру өчен төп-төгәл бер ай вакыт бирде.