Дәүләт Думасы сыра җитештерүдә ЕГАИС кертү турында закон проектын өченче укылышта кабул итте

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Дәүләт Думасы сыра производствосында ЕГАИС кертү турында закон проектын өченче укылышта кабул итте, дип хәбәр итә "Ведомости". Документ нигезендә, елына  300 мең далдан артыграк күләмдә сыра, сидр яки медовуха җитештерүче предприятиеләр 2016 елның 1 июленә кадәр ЕГАИС исәпләгечләре урнаштырырга тиешләр. Әлеге таләп халкы 3 меңнән кимрәк булган шәһәрләрдәге предприятиеләргә, үзләре үстергән виноградтан шәраб җитештерүчеләргә, шулай ук сакланулы географик атамасына ия булган шәрабларга һәм сыраны, медовуха һәм сидрны ваклап сатуга кагылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International