Агымдагы айда Нурлат районында шәхси хуҗалыкларда көмешкә сатуның 2 очрагын ачыклауга ирешелде. Башта көмешкә куучы җитмеш биш яшьлек әбекәй авылдашына ярты литрын 140 сумнан сатканда “тотылды”. Аннан соң сату максатында көмешкә куып яткан, вакытлыча эшләмәүче бер ир-ат тикшерүчеләр “кармагына” килеп эләкте. Ике очракта да спиртлы продукция пүнәтәйләрнең күз алдында полиция хезмәткәрләренә көмешкә куучыларның үз ихтыяры белән тапшырылды.
Моннан тыш “Белая леди” кибетендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүнең үтәлмәве билгеле булды. Кибет хуҗасы үзенә таныш булмаган бер хатын-кызга 22 сәгать 30 минутта 235 сумлык «Усадская хлебная» аракысын сатканда “тотылды”. 2014 елның декабрендә шушы ук кибеттә хәмер продукциясен сату вакытын чикләү сәгатьләрендә кибет сатучысының да 0,5 литрлы ике шешә «Балтика – 7» сырасын сатканда “кармакка” эләккәнлеген искә төшерик. Бүген хәмер продукциясе хуҗасы - «Белая леди» ҖЧҖ. Аңа, хуҗалык итүче субъект буларак, гамәлдәге законны бозган өчен зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре әлеге материаллар буенча административ тикшерүләр үткәрә.