Күп фатирлы йортларда хәмер эчемлекләрен сату тыелды

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

18-19 июньдә Чаллы шәһәрендә башкарма комитет һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә эш төркемнәренең 06.03.2015 ел, №10-ТРЗ  Татарстан Республикасы Законы тәэсиренә эләгүче сәүдә объектларына чыгуы оештырылды. Шулай итеп, сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре, күп фатирлы йортларда урнашып, ишеге йортның ишегалдына карап торган сәүдә нокталарында хәмер продукциясен сатарга ярамавы турында тагын бер кат кисәтелде. Моннан тыш яңа закон торак йортларда урнашкан  барларның эшләвен дә тыя. Хуҗалык итүче барлык субъектлар  әлеге тема буенча фикер алышуда катнашу өчен 2015 елның 23 июнендә шәһәр мэриясендә үтәчәк киңәшмәгә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International