Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне сату турында яңа закон үз көченә керә

2015 елның 23 июне, сишәмбе

 2015 елның 16 июнендә Казан шәһәренең Совет районы хакимияте бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь  инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы катнашында Казан ш. Совет районы сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә булды. Очрашу 2015 елның 18 июнендә гамәлгә кереп, торак йортлардагы бүлмәләрдә хәмерне (сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы кертеп) ваклап сатуны тыйган “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер законнар актларын үз көчен югалткан дип тану турында”  06.03.2015 ел,  №10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законына багышлап үткәрелде. Хәзер торак йортларда сәүдә нокталарына ия булган кайбер эшмәкәрләргә сәүдә итү урынын алыштырырга туры киләчәк. Законда хәмерне (сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы кертеп) ваклап сатуны тыю шартлары да санап үтелгән. Әлеге закон күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне сәрхушләрнең ыгы-зыгысыннан йолып калу һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатыннан чыгып кабул ителде. Законны санга сукмау очраклары күзәтелгәндә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына (тел:278-92-79) яки Казан ш. Совет районы хакимиятенә (тел:272-35-03, 272-12-15) мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International