2015 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллина Арча районының Иске Айван авылында (Арча шәһәр җирлеге составына керә) яшәүчеләр белән очрашты.
Очрашу башында җирле халык, җирлек һәм китапханә хезмәткәрләре белән семинар үткәрелеп, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп статьялары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре тәфсилләп аңлатылды, территориаль орган тәҗрибәсеннән бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү үрнәкләре китереп үтелде. Моннан тыш “сәламәт” туклану турында байтак кына мәгълүматлар китерелде, лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча йомгаклау материаллары урын алган мәгълүмати бюллетень (соңыннан бюллетень җирле китапханәгә бүләк ителде) белән таныштырылды.
Очрашу бик җылы әңгәмә рәвешендә узды. Әңгәмә барышында сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны (шул исәптән азык-төлекне) кире кайтаруга һәм торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына кагылышлы күп кенә сораулар бирелде.
Чара ахырында товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүне куллану базары өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү булды. Чарада катнашкан барча кешегә кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлар урын алган брошюралар һәм бүлеккә турыдан-туры мөрәҗәгать итү өчен бүлек реквизитлары күрсәтелгән визиткалар өләшенде.
Очрашуда катнашучылар бик күңелле һәм файдалы чара үткәргән өчен безгә рәхмәт сүзләре ирештерде.
Сү уңаеннан, лаборатория тикшеренүләренең йомгаклау нәтиҗәләре урын алган бюллетеньнең халыкта зур кызыксыну тудырганлыгын да билгеләп үтәргә кирәк. Чарадан соң ук гражданнар арасыннан күбесенең шуны җентекләп өйрәнергә керешүе шул хакта сөйли.