19 июньдә “Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату күләмен учетка алу журналы формасы һәм аны тутыру тәртибе турында” № 164 Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт боерыгына кул куелды.
Боерыкта күздә тотылганча, алкогольле продукцияне ваклап сату күләмен учетка алу журналының расланылган яңа формасы, шулай ук аны тутыру тәртибе 2016 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Моннан тыш яңа боерык моңа кадәр расланган “Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату күләмен учетка алу журналы формасы һәм аны тутыру тәртибе турында” 23 май, 2014 ел, № 153 “Росалкогольрегулирование” боерыгын юкка чыгара.
Хәзерге вакытта 19 июнь, 2015 ел, № 164 “Росалкогольрегулирование”боерыгы, дәүләт теркәвенә алу һәм рәсми батырып чыгару өчен, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгына җибәрелде.