Уртак эш нәтиҗәләре

2015 елның 26 июне, җомга

Кукмара районында Арча территориаль органы белгечләре белән полиция хезмәткәрләренең уртак эше җайга салынды. Шул рәвешле 2015 елның июнендә үткәрелгән уртак рейдлар барышында  хосусый эшмәкәрләр М.Н. Афандиев (Кукмара ш.т.б.), А.Р. Газизуллин (Вахитов ав.), Р.Р. Тимергалиев (Яныль ав.) кибетләрендә закон нигезендә тыелган вакытта алкогольле продукция сатуның 3 очрагы ачыкланды. Моннан тыш талымсызрак сатып алучыларны мөкиббән китергән шикле-микле “косметика” продукциясен сатуга киртә кую эше дә алып барыла.

 Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак рейд барышында Кукмара районының Күкшел авылы тирәсендә Киров өлкәсендә яшәүче С.В.Муравьев үзенең машинасында товарны озату документларына ия булмаган килеш кенә биш литрлы 40 савытта спирт ташыган чагында туктатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International