Июнь аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше дәвам иттерелде.
Административ тикшеренүләр үткәрү өчен полиция бүлекләреннән билгеләнгән үрнәкләрдәге маркалары булмаган алкогольле продукция, шул исәптән Казахстан аракысы һәм коньягы ташыган гражданнарга карата 7 материал һәм шәхси хуҗалыкларда көмешкә сату фактлары буенча 3 материал алынды.
Лицензиясез аракы сатуның 2 очрагы (Түбән Кама шәһәренең «Ролис» кафесында һәм Аксубай районының Түбән Савруш авылы кибетендә); алкогольле продукцияне закон нигезендә билгеләнгән сәгатьләрне санга сукмыйча сатуның 6 очрагы һәм сәүдә объектларында 100 мл сыешлыктагы савытларда медицина спиртын сатуның 18 очрагы ачыкланды.
Гамәлдәге законнарны бозучыларга карата административ чаралар күреләчәк.