Зеленодол территориаль органы хәбәр итә

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Кагыйдә буларак, җәйге чорда алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне санга сукмау очраклары арта. Көннәрнең озын һәм җылы булуына, кайберәүләрнең сусауны куас һәм лимонад белән генә түгел, бәлки “градуслы” эчемлекләр белән дә басу теләгенә бәйле бу, күрәсең. Мондый сатып алучыларга “ярдәм итәргә” атлыгып торган сатучылары да табылып тора бит аның.

Әнә 2015 елның 26 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре Зеленодол телекомпаниясе вәкилләре белән  төнге рейдка чыгып, бер сәгать эчендә сыраны чикләнгән вакытта сатуның ике очрагына тап булды. Шул рәвешле хосусый эшмәкәрләр Н.И. Лазенкова һәм И.Е. Крюков сатучылары “кармак” ка эләкте.

Әлеге эшмәкәрләрнең алкогольле продукцияне сату вакытын санга сукмаган өчен инде моңа кадәр дә административ җаваплылыкка тартылган булуларын әйтеп үтәргә кирәк. Шушы көннәрдә намусын җуйган эшмәкәрләргә карата янә РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ җаваплылык турында беркетмәләр тутырылачак.

Июнь аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре Кайбыч районында әлеге район прокуратурасы хезмәткәрләре белән  уртак дүрт тикшерү үткәрде. Гражданнардан кулланучылар буларак хокукларын кысу турында мөрәҗәгатьләрнең алынуы  тикшерүләр үткәрү сәбәбенә әйләнде.

Шул рәвешле Иске Тәберде авылында хосусый эшмәкәр  И.И. Степановның, Хуҗахәсән авылында «Алга» ҖЧҖнең сәүдә объектларына; Иске Тәберде һәм Хуҗахәсән авылларында Мәлки авыл хуҗалыгы кулланучылар җәмгыятенең 2 кибетенә  тикшерү уздырылды.  Тикшерүләр барышында саклау вакыты чыккан барлыгы 4743 сумлык азык-төлекнең сатудан алынмыйча ятуы билгеле булды. Гамәлдәге законны бозучыларны җәза чаралары көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International