Сыйфат сагында без

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына Кукмара районында яшәүче берәүдән Кукмара шәһәр тибындагы бистәсе кибетендә яраклылык вакыты чыккан һәм кирәкле мәгълүматлары күрсәтелмәгән продукциянең сатылуы турында мөрәҗәгать керде. Кулланучы бу мәсьәләне тыныч кына хәл итәргә теләгән үзе. Әмма эшмәкәр сыйфатсыз консерв өчен акчасын кире кайтарудан баш тарткач  (хәер, мондый очраклар инде моңа кадәр дә булгалаган), шикаять язып җибәрүдән башка чарасы калмаган.

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре әлеге мөрәҗәгать буенча сәүдә объектында планнан тыш күчмә контрольлек чарасы үткәрде. Аның барышында саклау вакыты чыккан һәм кирәкле мәгълүматлары күрсәтелмәгән барлыгы  1930 сумлык товар – сөт, ит ризыклары һәм кондитер әйберләре сатудан алынды. Тикшерү вакытында эшмәкәр мондый хәлнең килеп чыгуына бик нык үкенүен белдерде.

    Тикшерү материаллары  “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Саба, Кукмара, Мамадыш районнарындагы территориаль органнарына карап тикшерүгә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International