Россия Президенты Владимир Путин сыра, сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре һәм медовуха җитештерүчеләрне Алкогольле продукцияне җитештерү һәм әйләнеше күләмен учетка алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (ЕГАИС) тоташуны йөкләгән законны имзалады. Документ хокукый мәгълүматларның рәсми порталына урнаштырылган.
Закон алкогольле продукцияне сатып алу, саклау, җибәрү һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче оешмаларга алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмнәре турында мәгълүматларны ЕГАИСта теркәү бурычы куя. Аз хәмерле продукцияне ваклап сату, шулай ук җәмәгать туклануы оешмаларында һәм интернетка ия булмаган, халкы 3 меңнән кимрәк булган авылларда хәмер сату өчен чыгарма ясалган. Елына 300 мең декалитрдан кимрәк хәмер продукциясе җитештерүче предприятиеләр дә ЕГАИСта теркәү бурычыннан азат ителә. 2016 елның 1 гыйнварыннан күпләп сату өлкәсендә барлык алкогольле продукция өчен ЕГАИС кертү күздә тотыла. Ваклап сату өлкәсендә ЕГАИСта теркәү шәһәр җирлекләрендә - 2016 елның 1 июленнән, ә инде авыл җирлекләрендә – 2017 елның 1 июленнән мәҗбүри булачак. Үзләре турында мәгълүматлар ЕГАИСта теркәлә торган этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциягә карата таможня декларациясенә яки товар-транспорт накладноена кушып бирелә торган белешмәләр тапшыру таләбе 2018 елның 1 июленнән юкка чыгарылачак. Закон Дәүләт Думасында 19 июньдә кабул ителде һәм ул рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.