Дәүләт Думасы комитеты 2016-2018 елларга акцизлар ставкалары буенча төзәтмәләрне көзен эшләп бетерәчәк

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты чәршәмбе көнне  2016-2018 елларга акцизлар ставкаларын билгеләү турында РФ Хөкүмәте тәкъдимнәрен башлангыч карап тикшергәннән соң аларны эшләп бетерү зарурилыгын билгеләп үтте; алар икенче укылышта – 3 июльдә, ә инде өченче укылышта – көзен генә кабул ителергә мөмкин.

Төшереп калдыру күздә тотылган норма  инде 2015 елның 1 сентябреннән үк уртача дистиллятларга, 2016-2018 елларда тагын да арттырып, бер тоннасы өчен 3,45 мең сум күләмендә акциз ставкалары кертелүгә кагыла.

Хөкүмәт 2016 һәм 2017 елларга акциз ставкаларын 2014 елда расланган күләмнәрдә калдыруны, ә 2018 елга аларны 2017 елгы ставкаларга карата 5% ка индексацияләүне тәкъдим иткән иде. Тиешле үзгәрешләр өстәмә кыйммәткә салым җыю турында закон проектына (3 июльдә Дәүләт Думасында икенче укылышта карап тикшерүгә чыгару планлаштырыла) төзәтмәләр рәвешендә кертелде. Шул ук вакытта фәкать акцизлар ставкалары турында төзәтмәләр генә каралачак.

Илебезнең шәраб ясаучылары тарафыннан үзләренең виноградыннан җитештерелгән шәрабләргә акциз ставкаларын чит илләр виноградыннан җитештерелгән шәрабләрнекенә караганда ике тапкырга кимрәк билгеләү күздә тотыла. 2018 елда сидрга, медовухага, шулай ук чит илләр виноградыннан җитештерелгән шәрабләргә акциз ставкасы бер литры өчен 11 сум, илебез виноградыннан җитештерелгән шәрабләргә  - 6 сум күләмендә тәшкил итәчәк.

2018 елда этил спирты өлеше  9% ка кадәр булган алкогольле продукциягә акцизлар ставкасы бер литры өчен  439 сум тәшкил итәчәк. Ә инде этил спирты өлеше 9% тан күбрәк алкогольле продукция өчен акциз ставкасы 2018 елда -  549 сум, акцизга аванс түләмәүче оешмаларга сатыла торган этил спирты өчен - 112 сум булачак. 2018 елда спирт өлеше 0,5% тән 8,6% ка кадәр булган сырага акциз ставкасы бер литры өчен 22 сум, 8,6%тан зуррак булганда – 41 сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International