ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек чаралары планы нигезендә куллану базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгып хуҗалык итүче субъектларга тикшерүләр үткәреп килә. “Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын саклау турында” 26 декабрь, 2008 ел, №294-ФЗ Федераль закон нигезендә, хуҗалык итүче субъектка тикшерү башланырга кимендә өч эш көне кала тикшерү үткәреләчәге турында хәбәр ителергә тиеш. Шуңа күрә планлы тикшерү барышында сыйфатсыз товарларны ачыклап булмый диярлек: тикшерүчеләр килгәнче дип кибеттә тулы тәртип урнаштырыла, шул исәптән саклау вакыты чыккан товарлар да киштәләрдән алып куела.
Тик тикшерү-мазар көтелмәгәндә кибетләрдә яраклылык срогы чыккан товарларны сату очраклары аз түгел. Әле ярый, кайберәүләр мондый хәлгә битараф калмыйча, сатучыларның кыек гамәлләренә каршы килеп, кибетләрдә саклау вакыты чыккан товарларның сатылуы турында тиешле контрольлек органнарына хәбәр иткәли. Әйтик, 2015 елның 6 аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кибетләрдә яраклылык вакыты чыккан товарларны сату мәсьәләсе буенча 16 кулланучы мөрәҗәгать итте. Шулай итеп, территориаль орган белгечләре гражданнар шикаятьләре буенча түбәндәге хуҗалык итүче субъектларга: «Центр-2» ҖЧҖ, «Тандер» ЯАҖ (ике тапкыр), «Балкыш» ҖЧҖ (ике тапкыр), хосусый эшмәкәрләр Н.Г. Рамазанова, Ф.Т. Хәкимова, «Оптовик» ҖЧҖ, хосусый эшмәкәрләр В.В. Халиков, Р.Г. Латыйпова, И.В. Дәүләтшина, Р.Ш. Шәйхетдинов, «Зөфәр» ҖЧҖ, «Трейд-Лайн» ҖЧҖ, хосусый эшмәкәрләр Э.З.Гильфиева, Ю.А. Маркелов кибетләренә планнан тыш тикшерүләр үткәреп, яраклылык вакыты чыккан барлыгы 25539 сумлык товарның киштәләрдә искереп ятуын ачыклады. Тикшерүләр материаллары “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль органына карап тикшерүгә җибәрелде, вазыйфаи затларга яки хуҗалык итүче субъектларга 2дән 10 мең сумга кадәр штраф салынды.
Кулланучыларыбызны тагын бер кат сатудагы продукциянең саклау вакытына һәм аны саклау шартларына игътибарлы булырга, сәүдә ноктасы тәкъдим иткән сыйфатсыз товарлар турында кичекмәстән контрольлек органнарына хәбәр бирергә өндибез.