Июнь аенда Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллыда 61 хуҗалык итүче субъектны тикшерде. Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше өлкәсендә законны санга сукмаган 38 кеше инспекция хезмәткәрләре “кармагына” әйләнде. Шулай итеп, барлыгы 5202,85 литр күләмендә хәмер әйләнештән алынды.
Закон бозулар арасында – шәхси хуҗалыкларда спиртлы продукция сату, Казахстан Республикасында җитештерелгән, тиешле маркировкасыз алкогольле продукция әйләнеше, хәмерне тиешсез вакытта сату һәм сыра продукциясен стационар булмаган сәүдә объектында сату, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.