Административ штрафны алтмыш көн эчендә түләмәү түләнелмәгән штрафның ике тапкырга күбрәк күләмендә административ штраф салуга яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алуга яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итүгә китерә ( РФ КоАП 20.25 ст. 1 б.). 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы тарафыннан көмешкә саткан өчен административ җаваплылыкка тартылган һәм штрафны билгеләнгән вакытта түләмәгән дүрт гражданин җәмәгать судьялары тарафыннан түләнелмәгән административ штрафтан ике тапкырга күбрәк күләмдәге административ штрафка тартылды. Шулай итеп, әйтик, Зеленодол шәһәрендә яшәүче Н.А. Бикмуллина ике штраф: көмешкә саткан өчен - 3,5 мең сум һәм административ штрафны алтмыш көн эчендә түләмәгән өчен 7 мең сум штраф түләргә мәҗбүр булды.
Ә инде ТР Зеленодол районының Васильево бистәсендә яшәүче бер пенсионер ханымга Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең махсус приемнигында тәүлек буе сак астында утырырга туры килде. Җәмәгать суды Р.Н. Кузьминага көмешкә саткан өчен салынган административ штрафны алтмыш көн эчендә түләмәгән өчен административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләде. Пенсионер ханым бер тәүлекне “төрмәдә” уздырганнан соң штрафны иреккә чыгуга ук түләп куйды.