2015 елның 26 июнендә ЮХИДИ хезмәткәрләре “Мәскәү – Чиләбе” юлының 1262 нче чакрымында Башкортстанның Белорецк шәһәрендә яшәүче берәү “иярләгән” тагылма арбалы «Хундай IX3T» машинасын туктатып тикшерде.
Автомобильне тикшерү барышында федераль маркалары булмаган хәмер продукциясе, тәгаенләп әйткәндә, 140 литр күләмендә "Кагор Церковный" шәрабе һәм 40 литр чача табылды.
Машина йөртүче аңлатмасында үзенең Белорецк шәһәрендәге рус православие чиркәве башлыгы булып торуын, шәрабне Краснодар краеның Темрюкск районындагы Степной бистәсендә урнашкан чиркәү башлыгы бүләк итүен, ә чачаны үзенең кирәк-ярагына дип базардан сатып алуын язган.
Ни генә булмасын, продукция хуҗасыннан алынды. Хәзер административ тикшерү алып барыла.