Июнь аенда Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре үзләре карамагындагы муниципаль берәмлекләрдә 61 хуҗалык итүче субъектка тикшерү үткәрде. Тикшерүләр барышында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешенең 38 очрагы ачыкланды. Болар:
көмешкә сатуның 2 очрагы;
Казахстан Республикасында җитештерелгән, тиешле маркировкасыз алкогольле продукция әйләнешенең 8 очрагы;
федераль махсус маркалары ялган булган алкогольле продукция әйләнешенең 3 очрагы;
фәкать аптекалар челтәре аша гына сатылырга тиешле спиртлы продукцияне ваклап сату челтәрендә сатуның 3 очрагы;
тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатуның 5 очрагы;
алкогольле продукцияне тыелган вакытта һәм урында сатуның 14 очрагы;
стационар булмаган сәүдә объектында сыра сатуның бер очрагы;
декларацияләү өлкәсендә законны санга сукмауның 2 очрагы.
Барлыгы 5000 литрдан артыграк алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.
Моннан тыш ай дәвамында ведомство карамагындагы районнарда алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү мәсьәләсе буенча төрле форматта 11 киңәшмә уздырылды. Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары каршында оештырылган мобиль төркемнәрнең актив төстә эшләве алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклауда мөһим роль уйнады.