Зеленодол районында 13 мең 657 литр хәмер законсыз әйләнештән алынды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль бүлегенең контрольлек-инспекция бүлеге хезмәткәрләре үзләренең эшчәнлегендә шәһәр һәм районда яшәүчеләрнең ярдәменә исәп тота. РФ Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән уртак чаралар үткәрү барышында шактый ук зур күләмдә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды. Шул исәптән шәхси хуҗалыкларда хәмер суррогатлары сатуның 21 очрагы билгеле булды. 2015 елның беренче яртыеллыгында алкогольле продукция ташыган чагында 13258 литр күләмендә алкогольле продукция хуҗаларыннан алынды, шул исәптән Казахстанда җитештерелгән 288 литр аракы һәм 100 литр күләмендә “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы продукция. Моннан тыш тиешле маркировкасы булмаган, шулай ук маркалары ялган булган коньяк, виски, шәрабләр, ваклап сатуга лицензия булмаган килеш 6,25 литр күләмендә хәмер продукциясе сату билгеләнде.
Хөрмәтле кулланучылар, легаль булмаган хәмерне сату фактына юлыккан очракта сездән түбәндәге адрес буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: Зеленодол ш., И.Засорин ур., 9 й. (телефоныбыз: 8 (84371) 5-86-72).