Россиядә пыяла савытларга яңа стандартлар кертелә

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

 2016 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә пыяла савытларга дәүләтара стандартлар кертелә. “Росстандарт”та бу җәһәттән тиешле боерыкларга кул куелды.

 “Пыяла савытлар. Пыяладагы һәм аннан эшләнгән әйберләрдәге кимчелекләр. Терминнар һәм билгеләмәләр” ГОСТ Р 54494-2006 урынына Пыяла төрелмә. Пыялада һәм аннан эшләнгән әйберләрдә кимчелекләр. Терминнар һәм билгеләмәләр. Пыяладагы кимчелекләр.” ГОСТ 33204-2014 кертелә һәм ул пыяла төрелмә-савыт җитештерүдә хасил була торган пыяла (пыяла массасы) кимчелекләренең төп төшенчәләре терминнарын һәм билгеләмәләрен билгели. “Пыяла төрелмә. Алкогольле һәм алкогольсез азык-төлек продукциясе өчен бизәкле шешәләр. Төп техник шартлар” ГОСТ 33205-2014 исә азык сыекчасын тутыру, саклау һәм транспортлау өчен кулланыла торган, ефәк кулланып. тоныкландырып, лак һәм буяу белән буяп бизәлгән (коутинг)  төрле бизәлештәге шешәләргә кагыла.  Мондый документның әле беренче тапкыр гына кертелүе. Стандартлар проектлары «Эксперт-стандарт» ҖЧҖ тарафыннан эшләнеп, “Пыяла савытлар һәм савыт-саба”  МТК 074 стандартлаштыру буенча дәүләтара техник комитет тарафыннан кертелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International