Хөкүмәттә 2016 елда сырага акцизны арттырмауны хупладылар

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

           Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) җитештерүчеләрнең 2016 елда акциз ставкаларын арттырмау тәкъдимен хуплады.

Сыра продукциясен җитештерүчеләр  хакимияттәгеләргә 2016 елда сыра продукциясенә акциз ставкаларын үзгәрешсез калдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә «Коммерсантъ». 

Очрашуда катнашучылар газета хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, узган җомгада икътисадый үсеш министры  урынбасары Олег Фомичев үткәргән хәмер базарында дәүләти җайга салуның һәм көндәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча эш төркеме утырышында сырага акцизлар ставкасы буенча фикер алышу булган. Фикер алышуны исә  Heineken корпоратив мөнәсәбәтләр буенча директоры  Кирилл Болматов тәкъдим иткән. Ул киләсе елда аракы продукциясенә ставкаларның арттырылмаячагын, ә сыра һәм шәрабка – арттырылачагын аңлатып, бу хәлне гаделсезлек буларак бәяләгән.

«САН Инбев» ( Anheuser-Busch InBev нең Россиядәге “кыз” компаниясе) хокукый мәсьәләләр һәм корпоратив мөнәсәбәтләр буенча директоры  Ораз Дурдыев әйтүенчә,  Heineken вәкиленең тәкъдиме бөтен тармакның фикерен чагылдыра. Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) сыра кайнатучыларның тәкъдимен хупларга әзер булуларын белдергән. “Икътисадый үсеш министрлыгы кебек үк, без дә шартлар барчасына да бертигез булырга тиеш, дип исәплибез: аракыга акцизлар үзгәрми икән, сыра һәм хәмернең башка төрләренә дә үзгәрешсез калырга тиеш”, - дигән фикер алышу барышында ФАС контрольлек-финанс идарәсе начальнигы Владимир Мишеловин. Ул, хәмернең бер төренә төшә торган йөк авыррак икән, димәк, аның бәясе дә “авыр” булып, сатып алучыларның бу хәмер төренә кызыксынуын киметәчәк, дип аңлаткан. Мишеловин ФАС белән Икътисадый үсеш министрлыгы фикеренең Финанс министрлыгына һәм вице-премьер Александр Хлопонин аппаратына (хәмер тармагына җитәкчелек итә) җиткереләчәген әйткән. Хлопонин әфәнденең матбугат секретаре  Наталья Платонова исә әлегә  эш төркемнәреннән мондый тәкъдимнәрнең алынмаганлыгын, әмма сырага акциз ставкалары турында мәсьәләнең хәмер базарын җайга салу буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышларының берсендә карап тикшерелү ихтималын билгеләп үткән.

Быел катылыгы  0,5 тән  8,6га кадәрге сырага акциз ставкасы, узган елдагы кебек үк, бер литрына 18 сум тәшкил итә, дип искә төшерелә басмада. Киләсе елда аны 20 сумга, 2017 елда  - 21 сумга, 2018 елда  -22 сумга кадәр җиткерү күздә тотыла. 2014 елдан катылыгы 9 градустан зуррак булган хәмергә 1 литр сусыз спирт өчен 500 сум күләмендә ставка билгеләнгән. Салым кодексына төзәтмәләр нигезендә, киләсе елда ул шундый ук дәрәҗәдә сакланып калачак, ә инде 2017 һәм 2018 елларда аны 523 һәм 549 сумга кадәр җиткерү планлаштырыла. Дәүләт Думасы 3 июльдә әнә шундый үзгәрешләрне икенче укылышта раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International