Балигъ булмаган үсмерләргә рәхәтләнеп сыра саталар

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәрендә бер көн эчендә генә дә балигъ булмаганнарга сыра сатуның 2 очрагы теркәлде. Закон бозу күренешләре  «Елизавета» (Вавилов ур., 7) һәм «Экономный» (Тукай ур., 39) кибетләрендә ачыкланды. Сатучыларга РФ КоАП  14.16 статьясы буенча административ беркетмәләр төзелде.

Балаларга хәмер сатуның тыелганлыгы һәркайсыбызга мәгълүм югыйсә. Закон буенча, шик туган очракта сатучы сатып алучыдан балигъ булганлыгын раслаган документ сорарга тиеш. Мондый документы юк икән, аңа хәмер сатып җибәрергә ярамый!

Оешма җитәкчесе законнарны үтәүгә омтыла икән, яшь сатып алучыларның яшен тикшерү бурычын сатучының вазыйфаи инструкциясендә билгеләргә һәм аны  бу бурыч  белән имза салдырып таныштырырга тиеш. Кибеттә хәмер һәм сигаретның балигъ булмаганнарга сатылмавы турында белдерү элеп кую сатып алучыларга, шулай ук сатучыларга да балигъ булмаган үсмерләргә хәмер сатуның тыелганлыгын искә төшерү өчен бик әйбәт чара булып тора.

Шул рәвешле ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы сатучыларга үзләрендә аз гына шик туган очракта да сатып алучыдан яшен раслаган документ күрсәтүне таләп итәргә киңәш итә.

Хәмер продукциясен сатучыларга, балигъ булмаган үсмерләргә хәмер продукциясен ваклап сатуның, бу гамәл берничә тапкыр кабатланганда, җинаять җавапллылыгына тартуга китерүен тагын бер кат исләренә төшерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International