ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре материаллары буенча Әлмәт шәһәре эшмәкәрләреннән берсенә карата административ эш (“идән асты”ннан хәмер фальсификаты саткан өчен) кузгатылды.
Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә «Джентльмен удачи» кафесында акциз маркалары булмаган, шулай ук маркалары ялган булган хәмер продукциясенең сатылуын ачыклады. Шулай итеп, бар өстәле астында 31,4 литр күләмендә ялган хәмер продукциясе табылды. Шул ук вакытта кафеның алкогольле продукцияне сатуга лицензиясенең дә юклыгы билгеле булды.
Әлеге кафега контрольлек органнары игътибарының моңарчы да зур булганлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Ник дигәндә, биредә Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер подукциясе сатудан алынып, закон бозучы РФ КоАП 14.1 ст. 2 өлеше һәм 15.12 ст. 4 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартырган иде инде.
Димәк, «Джентльмен удачи» кафесы хуҗалары, үз кесәләрен кайгыртып, Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләрнең сәламәтлегенә төкереп карауларын дәвам итә, дигән сүз.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы гражданнардан алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәштә битараф калмауларын сорый.
Шикле хәмер һәм суррогат эчемлекләр сатылу очраклары турында түбәндәге телефоннар аша шалтыратырга була:
- 8 (8553) 22-21-44 — ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының “Кайнар линия”се;
- 8 (8553) 000-000 — кесә телефоныннан шалтырату өчен, 000 - шәһәр телефоныннан шалтырату өчен – Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты;
- 02 - полиция.