Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә тикшерү үткәрде. 2015 елның 7 июльдә үткәрелгән тикшерү барышында товарны озату документлары һәм акциз маркалары булмаган Казахстан аракысы хуҗасыннан алынды.
Полиция хезмәткәрләре билгеләгәнчә, Әлмәт шәһәрендә яшәүче берәү сәүдә оешмаларына очсыз бәядән генә аракы сатып йөргән.
Әлеге факт буенча Әлмәт шәһәрендә яшәүче әлеге хокук бозучыга карата административ хокук бозу турында эш кузгату һәм административ тикшерү үткәрү хакында билгеләмә чыгарылды.
Хөрмәтле гражданнар! ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Россия Федерациясенең акциз маркалары белән маркировкаланмаган Казахстан хәмеренең, һичшиксез, законсыз әйләнештән алыначагын кисәтә.
Ә инде мондый хәмер продукциясен читтән кертү, җибәрү һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче хәмер хуҗалары закон нигезендә сату тыелган яки чикләнелгән товарларны (башка әйберләр) законсыз саткан өчен РФ КоАП 15.12 ст., шулай ук РФ КоАП 14.2 ст. буенча административ җаваплылык тота.