Иңгә-иң торып эшлибез

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сатуга бәйле закон бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү һәм тикшерү чараларын даими рәвештә үткәреп килә. Әлеге чаралар барышында бүгенгә  388, 85 литр:  132,75л алкогольле продукция,  256,1л спиртлы продукция хуҗаларыннан алынды, РФ Җинаятьләр кодексының 238 статьясындагы 1 өлеше буенча 1 җинаять эше кузгатылды.

Беренче яртыеллыкта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы бүлеге һәм Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты  хезмәткәрләре белән берлектә, вакыт буенча чикләүләрнең үтәлешен контрольдә тоту максатыннан чыгып, алкогольле продукция сатучы ваклап сату предприятиеләренең сәүдә объектларына иртәнге  10.00 сәгатькә кадәр һәм кичке 22.00 сәгатьтән соң хәмер продукциясенең сатылу-сатылмавына мониторинг үткәрде. 2015 елның агымдагы чорында сыра һәм сыра эчемлекләрен чикләнгән вакытта сатуның 9 очрагы билгеләнде. Балигъ булмаганнарга сыра сатуның 2 очрагы ачыкланды.

Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча киң колачлы чаралар үткәрелеп килә. Тикшерү чаралары барышында Кукмара районының Кенәбаш авылында татар халкының Сабантуй  милли бәйрәмен үткәргәндә алкогольле продукцияне законсыз сату факты билгеле булды (Казан шәһәрендә яшәүче гр. А.Р.Аптукова үзенең сәүдә ноктасында тиешле документлардан башка гына Казахстан Республикасында җитештерелеп, контрафакт билгеләренә ия булган «PARLAMENT» аракысын законсыз саткан чагында тотылды). Әлеге ханымнан  һәркайсы 0,5 әр литрлы барлыгы 15 шешә «PARLAMENT» аракысы алынды. Алкогольле продукция ЭКЦга экспертизага җибәрелде.

2015 елның 21 июнендә юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Кукмара районының  Күкшел авылы тирәсендә автомобиль юлында Киров өлкәсендә яшәүче гр. С.В.Муравьев тарафыннан спиртлы продукцияне законсыз ташу фактын (үзенең машинасында тиешле документларсыз гына  спиртлы сыекча тутырылган һәркайсы 5әр литрлы 40 пластик канистрны законсыз алып килгән чагында тотылды) ачыклады. Әлеге ир-аттан барлыгы  200 литр спиртлы продукция алынды.

  ТР Кукмара районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы белгече белән бергә үткәрелгән тикшерү чаралары барышында Лубян авылында тикшерү максатында спиртлы продукция сатып алу оештырылды. Шунда гр. А.М. Федоров үзенең шәхси хуҗалыгында «Казанская престижная» этикеткасы ябыштырылган 60 сумнан 0,5 литрлы пыяла шешәдәге 1 шешә спиртлы сыекча сатты. Эшнең нәрсәдә икәнен абайлап алгач, һәркайсы 0,5әр литрлы 4 шешә спиртлы сыекчасын үз ихтыяры белән чыгарып бирде. Аннан барлыгы 2,5л спиртлы сыекча алынды. Әлеге гражданин РФ Җинаятьләр кодексының 238 статьясындагы 1 өлеше буенча җаваплылыкка тартылды. 

Кукмара районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән уртак тикшерү чаралары үткәрү барышында кибетләрдә тиешле документлардан башка гына 0,5 л сыешлыклы савытларда  составында спирт микъдары 70-75% тәшкил иткән “ике төрле максаттагы” спирт сатуның 5 очрагы билгеле булды. Тикшерүләр материаллары, тиешле чаралар күрү өчен,  “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль бүлегенә җибәрелде.

   Агымдагы елның алты аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре район авылларында лицензиясез генә алкогольле продукция сатуның 2 очрагын ачыклады, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре әлеге фактлар буенча РФ КоАП  14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ беркетмә төзеде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International