Азнакай шәһәрендә Әлмәт тракты урамында урнашкан бер хосусый эшмәкәрнең “Юлдаш” кафесында легаль булмаган хәмерне ваклап сатканнар. Бу хәлне 2015 елның 10 июлендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты белгечләреннән торган мобиль төркем ачыклады.
Әлеге кафеда хәмер продукциясе эшчәнлекнең шушы төренә бирелә торган лицензиядән башка гына сатылган. Шул сәбәпле «Русская валюта» аракысы, «Крымское красное» һәм «Кагор канонический» шәрабен әйләнештән алырга туры килде.
Ә инде хосусый эшмәкәрнең үзенә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды.