Легаль булмаган хәмер продукциясе

2015 елның 10 июле, җомга

Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегеннән ике тикшерү материалы карап тикшерүгә алынды.   

Беренче очрак “Казан – Оренбург” автомобиль юлының 127 нче чакрымында кич белән Казан шәһәрендә яшәүче берәү “иярләгән” «LADA 111730»  машинасын тикшергәндә полиция хезмәткәрләренең билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган, Казахстан Республикасында җитештерелгән «Мягкий ключ», «Андреевская»  аракыларын һәм «Аль Фараби» коньягын табуларына бәйле. Һәркайсы 0,5 әр литрлы 430 шешә аракы хуҗасы үзенең аңлатмасында хәмерне Казахстан Республикасының «Сахара» күпләп сату базарыннан алганлыгын, чөнки аның биредә Татарстандагыга караганда күпкә арзан булганлыгын язган. Тик законны санга сукмаган бу иптәш табыш урынына зыян күрәсен уйламагандыр да шул. Ни генә булмасын, аңа легаль булмаган 215 литр хәмереннән колак кагарга туры килде.

Икенче очракта “Казан  - Оренбург” автомобиль юлының 130 нчы чакрымында тагын шул кичке тикшерү вакытында Казан шәһәрендә яшәүче бер ир-ат “иярләгән”  «DATSUN ON-DO» машинасын туктату турында сүз бара.  Тикшерү барышында машинаның тагылма арбасы һәм багажнигында Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмергә юлыгылган. Оператив гамәлләр барышында  һәркайсы 0,5 әр литрлы   756 шешә «Мягкий ключ» һәм «Кристалл» аракысын, 21 шешә «Медальон»  һәм «Афродита» коньягын хуҗасыннан алырга туры килгән. Продукция хуҗасы сүзләреннән аңлашылганча, аракы һәм хәмерне ул, үзенең туена дип,  Оренбург шәһәрендә  таныш булмаган бер ир-аттан очсызрак кына бәядән сатып алган.

Хәзерге вакытта Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре легаль булмаган хәмер продукциясен ташу фактлары буенча административ тикшерүләр алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International