2015 елның 9 июлендә Менделеев районында район хакимияте, полиция һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы вәкилләреннән торган мобиль төркем, 06.03.2015 ел, № 10-ЗРТ Татарстан Республикасы Законында күрсәтелгән алкогольле продукцияне сату шартларының үтәлүен һәм аны сату урыннарын тикшерү максатыннан чыгып, сәүдә объектларында булды. Торак йортларда урнашкан сәүдә объектлары һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре аерым игътибар үзәгенә алынды.
Рейд барышында күп фатирлы йортта сатып алучылар өчен ишеге ишегалды ягында булган кибеттә (Ижевка авылы, Юбилей урамы, 1 й.) сыра һәм сыра эчемлекләренең ваклап сатылуы ачыкланды. Шулай итеп, 99 литр сыра продукциясе зааконсыз әйләнештән алынды. Закон бозучыга карата РФ КоАП 14.16 ст. 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк.