Чаллы шәһәрендә алкогольле продукциянең азрак сатыла башлавы теркәлгән. Бүген “эшлекле дүшәмбе”дә белдерелгәнчә, алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше фактларының сизелерлек дәрәҗәдә артуы легаль төстәге ваклап сату базарының түбәнгә тәгәрәвенә китерә.
Беренче чиратта Казахстанда җитештерелә торган хәмер сату, лицензиягә һәм товарны озату документларына ия булмаган килеш кенә хәмер сату, шулай ук аптека челтәре аша гына сатылырга тиешле “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сату фактлары арткан.
“Эшлекле дүшәмбе”дә җирле дәүләт алкоголь инспекциясе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Лариса Богатова билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллыкта Чаллыда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуның 118 очрагы ачыкланган. 2014 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда (закон бозуның 73 очрагы) алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә закон бозуларга юл куйган объектлар саны 61% ка арткан .