Соңгы вакытларда Шеллак дигән гель-лак туташ-ханымнарның игътибарын көннән-көн күбрәк яулый башлады.
Әле кайчан гына гүзәл затларыбызның күбесе ябыштырылган озын тырнаклы булырга омтыла иде. Түгәрәк, шакмаклы яки очлы тырнакларга … Бер төстәге, тонык төстә, френч, чәчәкле яки геометрик рәсемле, ябыштырылган ялтыравыклы бу тырнаклар көчле затларның ушын алды. Менә хәзер туташ-ханымнарның тормышына лак һәм гельне берләштергән Шеллак дигән иновацион әйбер үтеп керде.
Чаллы территориаль органына Шеллак хезмәте күрсәтүдән канәгатьсез калган яшь кенә бер ханым мөрәҗәгать итте. Тырнакларындагы кимчелекне икенче көнне күреп алган ул. Уң кулы тырнакларының буявы кабарчыкланып куба башлаган. Ханым күрсәтелгән хезмәттән гайрәте чигеп, икенче көнне 250 сум күләмендә түләнгән акчасын кире кайтаруын таләп итеп, хосусый эшмәкәргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Тик аңа акчасын кире кайтарудан баш тартып, тырнакларын “төзәтеп” кенә бирергә тәкъдим иткәннәр. Тик ханым моңа риза булмыйча, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итте. Бәхәсле мәсьәләне хәл кылу өчен теге хосусый эшмәкәр белән әңгәмә оештырылды. Аңа кулланучылар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе аңлатылды, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы статьяларына да кагылып үтелде. Кыскасы, яшь бизнес-леди өчен бик файдалы очрашу булды бу. Әңгәмә ахырында бәхәсле мәсьәләне тыныч юл белән хәл итү һәм ямьсезләнгән тырнакларны якын көннәрдә матурайту тәкъдиме (гамәлдәге законга каршы килмәгән тәкъдим) турында карар ителде.
Кулланучы, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 29 статьясы нигезендә, башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәттә) кимчелекләр ачыклаган очракта, үзенең теләгенә карап, түбәндәгеләрнең берсен таләп итүгә хокуклы:
- башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәттәге) кимчелекләрне бушлай юкка чыгаруны;
- башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәт) бәясен тиешенчә киметүне;
- шундый ук материалдан шундый ук сыйфатка ия булган башка әйберне бушлай эшләп бирүне яки эшне кабат башкаруны. Шул ук вакытта кулланучы эш башкаручы тарафыннан моңа кадәр үзенә тапшырылган әйберне кире кайтарып бирергә тиеш;
- башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәттәге) кимчелекләрне үз көче яки өченче затларның көче белән юкка чыгару чыгымнарын каплауны.
Кулланучы, башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәттәге) кимчелекләр эш башкаручы тарафыннан килешүдә билгеләнгән срокта юкка чыгарылмаган очракта, эш башкаруга (хезмәт күрсәтүгә) килешүне үтәүдән баш тартуга хокуклы.
Укучыларыбыз игътибарына түбәндәгеләрне дә җиткерергә булдык әле.
Шеллакның өстенлекләре:
- Шеллак катламы тырнакларда шактый ук озак саклана. Ике атна дәвамында тырнакларыгыз әнә шулай матур килеш саклана. Гадәти средстволар белән бетереп булмаганлыктан, көнкүрештә файдаланыла торган средстволар аны бозмый;
- Шеллак бик тиз кибә, шуңа күрә кулларны озак кына LED-лампа астында тотуның зарурилыгы юк. Шул сәбәпле маникюр остасы янында ким дигәндә ике сәгать вакытыңны да уздырырга кирәкми. Гель-лак составындагы компонентлары тырнакларны ныгыта. Аны теләсә кайсы яшьтә кулланырга була;
-Шеллак гель-лагының 250 төсе һәм төсмере бар. Сезнең алда нәкъ менә үзегезнең стильгә һәм холкыгызга туры килгән төсне сайлап алу мөмкинлеге ачыла, дигән сүз;
- составында агрессив матдәләр булмаганлыктан, тырнактагы катламны тиз генә бетереп була. Бетерү өчен Шеллакка махсус сыекча таләп ителми, тырнак пластинасын да кисәргә кирәкми. Үзегезнең тырнакларны да әйбәт итеп үстерергә була, чөнки катлам астында тырнак сынмый, кабарчыкланмый;
- Шеллак составында тырнак өчен зарарлы химик матдәләр (иң элек формальдегидлар) юк. Аның, акрил кебек, борынны ярып керә торган исе дә юк, аллергия дә китереп чыгармый. Шуңа күрә Шеллакны йөкле ханымнар да куллана ала;
- структурасы, гадәти лаклар кебек, төерчекләнергә ирек бирми, шуңа күрә тырнакларда төрле бизәкләр – бик модалы ай френчы да, гадәттәге француз маникюры да һ.б. ясап була. Бүгенгә Шеллак – тырнакларда кояш нурлары һәм су тәэсирендә тамчы да бозылмый торган бердәнбер лак.
Шеллакның тискәре яклары:
-Шелакның тискәре яклары юк диярлек, шуңа күрә аны тырнаклар өчен иң әйбәт лак дип санарга мөмкин;
- тырнакларны буяу этапларының берсендә LED- лампа (теләсә кайсы салонда бар) кулланырга кирәк. Тик кайвакыт, эш күп булганлыктан, салонга барып килергә вакыт юк, яки тырнакларыгызны тиз генә “тәртипкә китерергә” кирәк, ә маникюр остасы билгеле бер сәбәпләр аркасында сезне кабул итә алмый ди. Нишләргә?
- әлбәттә инде, ультрашәмәхә лампа сатып алып (әйтергә кирәк, шактый ук кыйммәт), тырнакларны мөстәкыйль генә буяп карарга да була. Сул кул тырнакларын җиңел генә буярсыз-буявын, тик уң кул тырнакларын буярга кемнеңдер ярдәме кирәк булачак;
- лакны бетерү өчен махсус сыекча таләп ителә. Тырнак лагы төсен еш алыштырырга яратучыларга маникюр остасы хезмәтенә түләү өчен байтак кына акча исраф итәргә туры киләчәк;
- Шеллакны барлык хатын-кызлар да куллана алмый. Әйтик, ул күп вакытын компьютерда текстлар җыеп үткәрүче, һөнәре кулларны һаман саен суга тыгарга мәҗбүр итүче (кулларның гел суда булуы лакның вакытыннан алда чатнавына китерә) туташ-ханымнарга ярамый.