Баулыда тиешсез вакытта хәмер сату очрагы ачыкланды

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Мондый очракта сатучыга ким дигәндә мең ярым сум күләмендә штраф салына.

10-20 июльдә Баулыда хәмер продукциясенең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәш буенча декада уздырыла. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе  белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә хәмерне законсыз сату фактларын ачыклау буенча рейд оештырды.

Шулай итеп, бүген Баулы шәһәре кибетләренең берсендә иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр сыра сатуның тагын бер факты ачыкланды.

- Быелның 17 июненнән сыра сату вакытын чикләү турында Закон үз көченә керде, - ди Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге белгеч-эксперты Кадрия Галиева. –  Республика территориясендә 22.00дән 10.00 сәгатькәчә хәмер продукциясен (сыра һәм сыра эчемлекләрен дә кертеп) ваклап сату тыела. Атна саен хәмер эчемлекләрен тиешсез вакытта сатуның бер-ике очрагын ачыклап торабыз. Бүген рейд барышында шәһәр үзәгендәге азык-төлек кибетендә  бер ир-атка закон нигезендә тыелган вакытта сыра сатып җибәрелүен күрдек. Полиция хезмәткәрләре шундук беркетмә дә төзеде.

Сатучы, тыюга карамастан, сыраны иртәнге унга кадәр сатуының сәбәбен сорагач, болай дип җавап бирде:

- Әйе, бу вакытта сатарга ярамавын беләм. Тик әлеге ир-ат, авырып торам, диде. Аны кызгандым шул...

Кызгануын-кызгангандыр да, бәлки, тик бу ханымга хәзер 1,5 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Моннан тыш Кадрия Галиева «Слава труду» газетасы хәбәрчесенә белдергәнчә, Татарстан территориясендә тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлекләрне (этил спирты микъдары әзер продукция күләмендә 1,2 дән 9 процентка кадәр булган, кофеиннан һәм илкүләм стандарт нигезендә тонусны күтәрә торган башка матдәләрдән торган хәмер продукциясе) ваклап сату да тыелган. Аларны саткан очракта да шактый ук зур күләмдә штрафлар салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International