Законсыз хәмер

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

Әле шушы көннәрдә генә Баулы шәһәре полиция хезмәткәрләре  озату документларыннан башка гына хәмер продукциясе ташу очрагының чираттагысын ачыклады.

10 июльдә полиция хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән бергә Мәскәү белән Чиләбе арасын тоташтыручы М-5 юлында, тикшерү өчен,   ВАЗ 211440 машинасын туктатты. Машинада ЮХИДИ хезмәткәрләре Казахстан Республикасында җитештерелгән 4 тартма хәмергә тап булды. З. дигән  гражданин үзенең йөгенә нинди дә булса документлар күрсәтә алмады. Шул сәбәпле 52 шешә коньякны хуҗасыннан алырга туры килде. Әлеге факт буенча бу гражданинга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

 Алдагы көнне закон бозуның башкасы ачыкланган иде: Баулы шәһәре кибетләренең берсендә хосусый эшмәкәр алкогольле продукцияне ваклап сату вакытының чикләнүен “онытып”, тиешсез вакытта сыра сатканда тотылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International