ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.
2015 елның 13 июлендә 23.15 сәгатьтә Әлмәт районы полиция бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә Әлмәт шәһәре үзәгендә урнашып, лицензия юнәтүне кирәк дип тапмаган «Джентльмен удачи» кафесында янә акциз маркалары булмаган яки маркалары ялган булган шәрабләрнең, аракы, коньякларның киң ассортиментына юлыкты. Бу җәһәттән административ тикшерү алып барыла.
Әлеге кафе хуҗалары сәүдә кагыйдәләрен бозуны бар дип тә белми: кырын эшләре белән алар өч тапкыр тотылды инде. Суррогат белән сәүдә итүче кафе хуҗаларын штрафлар та, кешеләрнең сәламәтлегенә зыян салу куркынычы да өркетми.
2015 елның 13 июлендә Бөгелмә районы буенча полиция хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә Бөгелмә шәһәренең «Адель» кафесында сыраны ябык савытта (алып чыгып китү өчен) сату фактын билгеләде, ә бу “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында” 06.03.2015 ел, № 10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 4 пунктын бозу булып тора.
2015 елның 14 июлендә «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәрчеләре белән берлектә мобиль төркемнең эш барышында алкогольле продукцияне сату вакытының чикләнелгәнлеген “онытып”, Баулы шәһәрендә хосусый эшмәкәр Огородниковның «ТАЭД» кибетендә алкогольле продукция сатылуга тап булды.
Закон бозган өчен гаепле затка карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 14.16 статьясында күздә тотылган административ хокук бозулар турында беркетмә төзелде.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Суррогат хәмер җитештерүче яки сатучыларга юлыксагыз, сездән кичекмәстән эчке эшләр органнарына яки Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне, шулай ук хәмер продукциясе законсыз төстә сатыла торган фатирлар һәм сәүдә нокталары турында хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Ялганлап җитештерелгән хәмер кешеләрнең сәламәтлегенә шундук бик начар тәэсир итеп, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Безгә мөрәҗәгать итеп, сез бик күп кешеләрнең сәламәтлеген саклап кала алачаксыз.