Кичә Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләргә контрольлек итү советы утырышы булып узды.
Утырыш видеоконференция режимында үткәрелде. Анда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев китереп үткән мәгълүматларга караганда, 2015 елның беренче яртыеелыгында Татарстанда 180 мең литрдан артыграк күләмдә легаль булмаган алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнештән алынган. Ул, чагыштыру өчен, бөтен 2014 ел йомгаклары буенча 200 мең литр хәмернең законсыз әйләнештән алынганлыгын искәртеп үтте. 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда фальсификат белән тәэмин итүнең 7 каналы ябылган, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә 81 җинаять һәм 3 мең чамасы хокук бозу очрагы билгеләнгән.
Беренче яртыеллыкта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе 250 мең тикшерү уздырган, шул исәптән 238 мең берәмлек автотранспорт тикшерелгән.
Хәмердән агулану республикада җитди проблема булып калган. 2015 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча хәмердән агулануның 670 очрагы теркәлгән (2014 елның гыйнвар – июнь чоры белән чагыштырганда 52 очракка ким). Шул ук вакытта агулану сәбәпле үлем-китем очраклары арткан: 2014 елның беренче яртыеллыгында 155 шундый очрак теркәлсә, 2015 елның 6 аенда – 185. Үсмерләр арасында исә үлем-китем очраклары 4 дән 9 га җиткән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу статистикада җитди дәвалану һәм операция ясатулар таләп иткән каты авыруга дучар булган сырхауларны да исәпкә алырга кирәк.
Татарстанда ялган хәмер таралуга каршы көрәштә төп юнәлешләрнең берсе – аны легаль продукция ярдәмендә кысрыклау. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, бу юнәлештә «Татспиртпром» ААҖ тарафыннан зур эшләр башкарылган. Җәмгыять, заявкаларны тиз генә үтәп, районнарда сәүдә предприятиеләрен үзенең продукциясе белән тәэмин итүне яхшырткан. «Алкоторг» эше көчәйтелгән, товар җибәргән өчен райпо белән исәп-хисап ясау җайга салынган. Әмма легаль продукция базарына фальсификат һәм “ике төрле максатта” кулланыла торган төрледөн-төрле спиртлы продукция: лосьон, эремәләрнең киң таралуы комачаулык итә.
Аптекаларны тикшерү нәтиҗәсендә, законнарны бозып, медицина спирты, антисептик эремә сату фактлары ачыкланган. Аерым алганда, Кукмара районында «Аптека плюс» һәм Лениногорск районында «Фарм плюс» предприятиеләре җитәкчеләре административ җаваплылыкка тартылган. Легаль продукция сатуның күләме турында мәгълүматлар кайбер районнарда зур күләмдә контафакт хәмернең сатылуы хакында сөйли. Әйтик, Аксубай районында легаль хәмер куллану Актаныштагыга караганда 2 тапкырга ким. Спас районында да – шундый ук хәл. Кайбер районнар (Нурлат, Әгерҗе, Тукай) хакимиятләре башлыклары аңлатып үткәнчә, бу хәлгә күрше төбәкләрдән контрафакт продукция кертү йогынты ясый. Моннан тыш, Спас районы хакимияте башлыгы К.А. Нугаев белдергәнчә, бу өлкәдә закон бозучыларга карата кулланыла торган җәза чаралары җитәрлек дәрәҗәдә кырыс түгел. Нурлат районы хакимияте башлыгы Р.А. Кузюров әйтүенчә, районда «Арыш мае» фирма челтәренең киңәюе нәтиҗәсендә хәлләр уңай якка таба үзгәрә. Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белдергәнчә, хокук саклау органнарына легаль булмаган хәмер продукциясенә бәйле эшләрне төрмә җәзасына кадәр җиткерергә кирәк. ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов дәүләт органнарын, “Халык инспекторы” проекты кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга каршы көрәш өлкәсе үрнәге буенча, республика җәмәгатьчелеген легаль булмаган продукциянең таралуына каршы көрәш өлкәсендәге бурычларны хәл кылуга җәлеп итәргә өндәде. Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, легаль булмаган продукция тарату җинаятьчел структураларны финанс белән тәэмин итү чарасы булып тора. Шуңа да республика хакимиятләренең, контрольлек итүче органнарның һәм муниципалитетларның бурычы – базарны тулысынча үтә күренмәлегә әйләндерү.
Видеоконференция азагында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин җаваплы хезмәтләргә әлеге мәсьәләне аерым контрольлектә тотарга кушты.