2015 елның 2 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү турында

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2015 елның 2 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү сроклары турында искә төшерә. Декларацияләр 2015 елның 20 июленнән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.

Декларацияләр кабул итү йомгаклары буенча теркәлгән декларацияләр турында мәгълүматлар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтына “Декларацияләү” бүлегенә  урнаштырылачак.

 Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү. әйләнеше һәм (яки) аны куллануны, җитештерү куәтләрен куллануны декларацияләгәндә мәгълүматларны дөрес күрсәтмәгән һәм (яки) декларацияләү тәртибен, срокларын бозган өчен җаваплылык Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 15.13 статьясында күздә тотылган: моның өчен вазыйфаи затларга биш меңнән ун мең сумга кадәр, юридик затларга – илле меңнән йөз мең сумга кадәр административ штраф салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International