Кулланучы хокуклары турында закон – бик кирәкле һәм мөһим документ

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү һәм мондый очракларны булдырмауга юнәлдерелгән профилактика чараларын тормышка ашыру буенча, шул исәптән хуҗалык итүче субъектлар өчен куллану законнарыннан файдалану, халык арасында төрле чаралар үткәрү нигезендә, эш алып бара.

2015 елның 15-16 июлендә территориаль орган хезмәткәрләре Лениногорск шәһәренең «Рассвет» үзәк базары, шулай ук  «У дома» һәм «555» кибетләре сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау, закон бозган өчен административ җаваплылык  буенча өйрәтү характерындагы семинарлар үткәрде.

Әлеге чаралар куллану базары субъектлары тарафыннан кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү һәм, гомумән, мондый очракларны булдырмау, шулай ук кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын яхшырту һәм товарлар, хезмәтләр күрсәтүне сатучыларның (җитештерүчеләр, эш башкаручылар) гражданлык үзаңын үстерү максатыннан чыгып уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International